КАРАКОШ и. зоол. Карчыга кошлар семьялыгыннан зур ерткыч кош, кара бөркет; русчасы: орёл. Каракошның күзләре үткен булса да, тамыры черегән агачка оя ясый. Мәкаль.Шулай итеп егет, бу хәбәрне ишетеп, кырга чыга да каракошның каурыен авызына кабып сызгырта. Әкият. Паспортның ике башлы каракош төшерелгән җирендә полиция түрәсенең әллә ниләр кыландырып куйган имзасының бер сызыгы каракошның муеныннан эләктереп алган ыргак кебек кәкрәеп тора иде. Ә.Фәйзи |