КАРАКЛЫК и. Урлашу шөгыле, урлау. Карак караклыгын куйса да, карак аты онытылмас. Мәкаль. Мин тозга таба бозау кебек сузылып якынлашам. Әллә алып чыгып кына китәргә инде? Бигрәк озаклады! Юк, ярамас, караклык була. Ә карак – Ходайның каһәре! Ф.Яхин. Күчмәләрнең табигать эчендә кайнаулары, хайваннарны, бигрәк тә атны яратулары, --- караклык һәм уйнашлык өчен рәхимсез җәза бирү йолалары замандашларында «дала каһарманнары» образын тудырган. Р.Фәхретдинов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә