КАРАКЛАНУ ф. Карак булу; караклык итү.Үзең укып йөр, үзең караклан, кеше әйберсенә кул суз [имеш]! Ш.Маннур. Элек авыл җирендә аерым кешеләр генә урлашса, бу чорда байлыкның теге яки бу төрен (икмәк, сөт, йомырка, мал-туар өчен азык һ.б.) алырга мөмкинлеге булган һәркем караклана. М.Мәхмүтов

Караклана бару Торган саен тагындакараклану

Караклана башлау Каракланырга керешү

Каракланып алу Берникадәр вакытка, азга гынакараклану

Каракланып бетү Тәмам, бик ныккараклану

Каракланып йөрү Төрле җирдә, төрле вакытта караклану.Ризван кистерергә өлгермәгән карт өянкеләр арасында ара-тирә каракланып йөрүче саесканнар күренгәли ---. Г.Бәширов.[Хәбир:] --- Кайда булган? [Фәрдәнә:] Мишаларда. [Хәбир:] Алар икесе каракланып йөргәннәр! Х.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә