КАРАКАШ и. Матур кара кашлы хатын-кызга яисә ир-егеткә яратып, иркәләп әйтү сүзе. Каладагы кебек читек-кәвеш киеп, «керт-керт» кенә басып йөрүче кем дисәләр, ул минем Наилә каракаш булыр. Ф.Хөсни.И минем каракашым, Ятасың ялгыз башың, Бу хәлләр ничек, Камәр, Йөрәкне яндырмасын. X.Туфан |