КАРА’-КАРШЫ рәв. 1) Йөзгә-йөз; алгы яклары белән, бер-берсенә карап.Казак илендәге зур туйларның берендә бүз балалар белән яшь сылулар кара-каршы утырганнар. Г.Ибраһимов. Бервакытны чепи күзле, пеләш башлы Мыжык белән утырам мин кара-каршы. Г.Афзал. Тоткыннарны көне-төне сорау алырга ташучы бу түләүсез таксиның эчке төзелеше миңа бик таныш. Анда кара-каршы өчәр-өчәрдән алты кеше көчкә сыеп утыра торган, бастырып куелган табут төсле тап-тар бүлмә. И.Салахов

2) Бер-берсенә каршы фикердә, каршы як булып.[Рефератны тикшерү] дошманнарның кара-каршы бәрешүләренә, талашуларына әйләнеп китте.Г.Ибраһимов

3)Уртага салып, фикер алышып.Бу турыда [мәхәббәтең турында] әти-әни белән кара-каршы сөйләшмиләр дә бугай. Г.Бәширов

4) Түләү шарты белән кире кайтару. Бәйрәм ашы кара-каршы. Мәкаль



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә