КАРА КАРГА и. зоол. Каргалар семьялыгыннан кара ялтыравык каурый белән капланган күчмә кош; русчасы: грач. Аның йөрәге дөп-дөп типте. Чирле басулар өстеннән бер мең, бәлки ике мең кара каргадан торган туплау өерелеп үтте. «Болар да китәргә җыеалар, бугай». А.Хәлим. Ак карга кунса да, кара карга карда кара күләгә калдырмый. М.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә