КАРАК и. 1. Даими урлашу белән шөгыльләнүче кеше, угры; кеше әйберен, милкен үзләштерүче. [Фәкыйрь] уйлый: «Бу нинди тимер?» – ди, ипләбрәк карый. Казый-казый, бу зур капкач булып чыга. «Бу, – ди, – караклар малыдыр, ахры, моны караклар куйгандыр», – ди. Әкият. Каракның бүреге яна дигәндәй, кайтып җиткәнче Әлинә хакында хикәя дә уйлап чыгарырга өлгерде. Ф.Яхин. Нәкъ шул төндә милиционерлар район үзәгендә бер кибетне басып ун холодильник, егерме телевизор урлаган каракны тотканнар. М.Кәбиров

2. с. мәгъ. Угры табигатьле, урлаша торган, урлашуга һәвәс. [Чекушкин] --- Болак күперен чыгып сулга борылгач, тагын як-ягына карана башлый. Аның болай боргалануы тавык чәлдереп кайткан карак төлке кыланышларын хәтерләтә. М.Насыйбуллин

Каракның бүреге яна Гомуми бер нәрсә хакында сүз барганда, шул нәрсәгә мөнәсәбәтле берәр гаебе булган кешенең, сүз үзе хакында бара дип уйлап, гаебен сиздерүе. Ә ул, Камәретдин, юләр, каракның бүреге яна дигәндәй, аны үзенә ала...М.Әмир. Һәр кешедән шикләнәм, мине һәр адымда эзәрлекләп киләләр сыман, «каракның бүреге яна» дигән гыйбарәнең чын мәгънәсен шул көннәрдә аңладым. М.Насыйбуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә