КАРАҖИМЕШ и. 1) Тышчасы һәм орлыгы белән бергә киптерелгән слива; русчасы: чернослив.Табынга тозлы ризыклар да, өрек, күрәгә, йөзем, караҗимеш кебек тәмләткечләр дә куйды ул[Хәдичә]. К.Тимбикова. Күрәгә, караҗимеш, шәфталу, өрек, ананас, гөлҗимеш, бәрәңге, кәбестә, баклажан бик файдалы. Ватаным Татарстан. Әзер салатны салат савытына салып, чөгендер һәм караҗимеш белән бизибез. Сөембикә 2) Слива агачы. Монда алма, груша, караҗимеш агачлары күп, җирдә җыелмыйча сибелеп яткан груша, сливалар күп ---. Ә.Еники. Әгәренки боз зәхмәтен юкка чыгара алса, матур-матур алмалар, грушалар, караҗимеш, карлыганнар гөрләп үсәр иде ---. Ә.Баян |