КАРАҖИЛӘК и. бот. Арчанчалар семьялыгыннан дымлы, сазлыклы урманнарда җиргә сырышып үсә торган вак куак үсемлек һәм шуның ашарга яраклы күксел кара җимеше; русчасы: черника. Күгелҗем караҗиләкләр яшел яфрак арасында шундый күңелле булып мөлдерәшеп утыралар иде. Р.Гали. Биредә җиләкнең ниндие генә юк: караҗиләк, җир җиләге; карлыган, бөрлегән... Барысы да бар. Н.Хәсәнов. Әйе, мондагы урманнар калын. Караҗиләк, мүк җиләге күп. Р.Кәрами. Караҗиләк күрсәм, кара җирдән Син карыйсың кебек тоела. Ш.Галиев. Урманнарда анда-монда, шәрә ботаклы, тәбәнәк караҗиләк куакчыкларын күрергә була. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы |