КАРАЕЛАН и. зоол. 1) Караеланнар семьялыгыннан, тәне кара яки соры төстә, башы яссы ромб рәвешендә булган, дымлы урыннарда яшәүче агулы елан; русчасы: гадюка. Сарник агай: – Авылга аракы керде ни, караелан керде ни! Адин чорт! – дип әйтеп салды. Г.Бәширов. [Абруй:] Караеланнан да зәһәррәк. Т.Гыйззәт

2) күч. Эчкерле, мәкерле кеше турында. Һәммәсенә Виолетта гына гаепле, фәкать ул гына. Караелан икән... Хәер, елан телефон аша чага алмый бит! М.Маликова. Шомлы караелан заманасы Үчләшүдән әллә көч аламы? Ф.Гыйззәтуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә