КАРАГРУҺЧЫ и. Үтә реакцион, инкыйлапка каршы катлам вәкиле. Татар динчеләренең, рус карагруһчыларының бергә тоташкан зынҗырларын өзеп, ниһаять, егерменче гасыр башында татар милли театры төзелә. А.Гыйләҗев. Карагруһчыларның мәкерлелеге, үч алулары аркасында булса кирәк, аның [дәмолланың] өен ике мәртәбә ут төртеп яндыралар. Р.Әмирхан. Пушкин белән Лермонтовны мөселманча хәзрәт дип атау --- байтак реакцион дин әһелләренең һәм карагруһчыларның ачуларын кабарта. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә