КАРАГРУҺ и. тар. 1. 1) Шовинист, үтә реакцион караштагы кеше. Татар карагруһлары үз әдәби хәрәкәтләрен тудыра алмадылар. Г.Нигъмәти. Әмма минем өчен ул (Солженицын) бары тик карагруһ урыс кына. Т.Миңнуллин

2) Инкыйлаптан соң социалистик үзгәрешләргә каршы торган реакцион төркемнәр. Икътисади мәсьәләләрдә советның болай эшне кыска тотуы алпавытлар, байлар, карагруһларга бер дә ярамады. Ш.Әхмәдиев. Ул [Кариев] Колчакстанындагы тормышы хакында сөйләгәндә: – Мин унбиш ай карагруһлар эчендә газап чиктем, – ди торган иде. Г.Ибраһимов.

2. с. мәгъ. Шундый сыйфатлар хас булган. Консерватив руханилар, карагруһ буржуазия һәм алпавытлар халык арасыннан чыккан җыр-музыка талантларына каршы ерткычларча көрәштеләр. М.Җәлил



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә