КАРАГАЧ и. бот. 1) Элмәсыманнар семьялыгыннан урта поясның җылырак урыннарында үсә торган агач. Н1N1 гриппы эпидемиясе кызган чорда --- Олег Киселёв россиялеләргә җәмәгать урыннарында ылыслы агачлар – нарат, чыршы, пихта яки карагачның эфир мае тамызылган марля битлекләр кияргә киңәш итте. Ватаным Татарстан 2) диал. к. карагай I. Шул язда Рушан утырткан зәгыйфь үсентеләр хәзер --- көчле карагачлар, колач җитмәс тирәк һәм өрәңгеләр булып шаулап утыралар. Р.Мирхәйдәров |