КАРАГАТ и. диал. Кара карлыган. Күзкәйләреңнең карасы Карагатлардан кара. Җыр. Ул елларда җиләк-җимеш исәп-хисапсыз иде. Нарат җиләген, эрбет чикләвеген, карагатны ат йөге белән ташыйлар. Ш.Маннур. Тау битләрендә жир җиләге белән бөрлегәннәр учлап-учлап сибеп чыккан сыман, янәшәдә кыргый чия белән кыргый карагатлар. В.Имамов |