КАРАГАНДА бәйл. 1) «Белән чагыштырганда» мәгънәсен белдерә. --- Зөлхиҗә кире борылып чапты. Безгә караганда да катырак чаба иде бу кечкенә кыз. М.Әмир. Моның [Зәйтүнәнең] йөзе дә Иданыкы кебек тулы, түгәрәк иде, ләкин аныкына караганда шундый яшь, шундый сабый иде. Н.Фәттах. Гөлчәчәк тамчы да үпкәләмәгән икән: ул учындагы кура җиләкләрен, төгәл ике өлешкә бүлеп, әүвәл миңа (мин Барыйга караганда шактый читтәрәк торсам да) аннан соң Барыйга сузды. З.Хөснияр

2) Буенча, күрә. Кайберәүләрнең әйтүенә караганда, «остару» дигән төшенчәгә бу «ысулларның» барысы да керә, имеш. Ә.Еники. Малайларның әйтүенә караганда, ул алма сатучы безнең авылдан чыгып киткән. Ф.Хөсни



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә