КАРАГАЙ I и. 1. 1) Наратчалар семьялыгыннан көз көне йомшак ылысын коя торган кыйммәтле үзагачлы зур агач; русчасы: лиственница. Түгәрәк күлне калын кара карагайлар белән капланган тау урап алган. И.Салахов. Урамнарда --- зәйтүн, хөрмә куаклары күкрәп утыра, арада керпе сыман бөгәрләнгән күгән-сырганаклар, борыннарын күккә сузган каурыйларга охшаган карагайлар, кипарислар да күп. В.Имамов. Кайчандыр биредә кара урман булган, диләр. Хәзер исә ялгыз карагайлар гына анда-санда күренгәли. М.Шабай

2) диал. Нарат. Карагайлар шаулый алар, Кайсы чыршы булып калыккан ---. М.Әгъләмов. Көмештәй сулы елгалар, Башы болытларга тигән Горур карагайлар ---. Г.Гатауллин

2. с. мәгъ. Шул агачтан ясалган, җитештерелгән. Калын карагай бүрәнәләр. Көч-хәл күтәрәбез, үзләре сөяк сыман каты, карандаш очлый торган үткер балта чапкан саен сикереп-сикереп китә, бигрәк тә туң вакытта. И.Салахов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә