КАРАВЫЛЧЫЛЫК и. к. каравыллык. [Локман:] Әгәр дә, Гарәфи агай, муллага кайтырга теләмәсәң, без сиңа мәктәптә каравылчылык хезмәтен бирер идек. Т.Гыйззәт. --- Тешсез Ибрайны һәм безнең кичәбездә актив катнашу теләге белән каравылчылык эшен бүгенгә башка берәүгә тапшырып торган Имәлине сайларга тәкъдим иттек. М.Әмир. --- безнең илдә паспортың юк икән, син инде кеше түгел. Шулай итеп, каравылчылыктан да кудылар. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә