КАРАВЫЛЧЫ и. 1. 1) Каравылда, сакта торучы; кораллы сакчы; кизү. Бикә, малга бүре тия, салам вә игенне бик урлыйлар дип, йортка каравылчы да куя. Г.Ибраһимов

2) Авыл халкы йоклаган вакытта, аларны нинди дә булса бәла-каза, хәвеф-хәтәрдән саклап, авыл буйлап йөрүче сакчы, урамны каравыллаучы кеше. Төнге каравылчы. Урам каравылчысы

3)Кайбер күмәк уеннарда башкаларны эзләп табучы, куып тотучы, гөрләүче һ.б.ш. төп фигура. [Сафа белән Саҗидә] Түгәрәк уртасыннан чыккач, так-каравыл уенын уйнаучыларга кушылып, беренче пар булып бастылар. ---. Каравылчы зәңгәр күлмәкле, сипкелле битле ямьсез генә бер егет иде. Ул Саҗидә артыннан йөгерде. М.Галәү. Каравылчы малайларны тотарга тырыша. Тотса, тотылган малай каравылчы булып, тотучы гади бер уйнаучы гына булып кала. Н.Исәнбәт

2. с. мәгъ. Каравылчы ролен, хезмәтен үти, башкара торган. Дию пәриенең якынлаша башлавын сизеп, теге каравылчы солдат уята башлый. Уянмый гына бит теге. Әкият. Зиндан капусы янында ук бер төнге каравылчы солдат стенага сөялеп гырылдап йокламакта иде. Ш.Мөхәммәдев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә