КАРАВЫЛЛА’У ф. 1) Берәр объектны һәртөрле һөҗүм, фетнә яки бәла-казадан, караклардан саклап тору. Абыйлары йокыларыннан уянып Батырдан көлделәр, безне каравылларга теләгән кеше үзе йоклап ята, дип. Әкият. Авылның халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү йорты складын каравыллаучы Шәрәфигә быел да Яңа ел төнендә дежурлык туры килде. Ф.Имамов. Узган язда исә бүтән эш тапты: бәрәңге каравылларга куйды. М.Зәкиев 2) Кемне дә булса качып китүдән саклап тору, күзәтү. Без – биш тоткын. Ә безне каравыллап төрмәгә алып барырга алты конвоир һәм бозау хәтле бер эт килгән. И.Салахов 3) Көтү, саклау. Малайларны үзем белән елга буена, болынга, бия каравылларга алып китәргә әзерләнә башладым. Г.Ибраһимов 4) Сагалап тору. Әнә Андрюша тычкан каравыллаган мәче шикелле утыра. К.Латыйпов 5) сир. сөйл. Билгеле бер тәртип яки йолага туры китереп, кемне дә булса янында саклап утыру; карау, карап тору 6) күч. Нәрсә янында да булса яки гомумән эшсез вакыт үткәрү. Үз җайларын үзе белештереп, Бәя биреп үткән-сүткәнгә, Йөрде шулай кичне каравыллап, Исе китми үзен сүккәнгә. Һ.Такташ Каравыллап йөрү Шактый озак вакыт каравыллау. Кара әле, Марат, нигә син мине каравыллап йөрисең? Т.Гыйззәт. [Әти:] --- Бик курыксаң, малайлар белән көндез каравыллап йөр, кич өйгә кайтарырсың, – ди. Г.Ибраһимов. Сафа туктады. – Сине ике көн каравыллап йөрим инде, үзеңне генә туры китерергә, – диде малай, Сафага якынлашып. М.Галәү Каравыллап тору Каравыллау хәлендә булу; әле, хәзер каравыллау. Уртанчы улы төнлә итлек янында каравыллап торды. Әкият. [Рудиның] Таланты алдында баш иючеләр сәгатьләр буе, чәчәк тотып, урам чатларында, театр ишеге төбендә дә аны каравыллап торалар --- иде. Р.Мөхәммәдиев Каравыллап чыгу Билгеле вакыт өзлексез, даими каравыллау. Миңа бәйләнгәннәрен күргәч, кайнанама Алланың рәхмәте яусын, төне буе мине караватым янында каравыллап чыкты. Татарстан яшьләре Каравыллап яту сөйл. Әле, хәзер каравыллау; озак берни эшләмичә каравыллау.Давай китәбез, безгә бу башкорт авылын каравыллап ятудан файда булмас. М.Гафури. Көннәрнең берсендә, без, берничә студент, Айдар каравыллап яткан балалар бакчасына барып чыктык. Р.Бәшәр Каравыллый башлау Каравылларга керешү. Бераздан Рәмзил тагы кызны каравыллый башлады. З.Дәүләтов |