КАРАВЫЛ и. монг. 1. 1) Корал белән сакта тору, кизү. Табын янында Туңгак алып юк иде, каганның иминлеген саклап, ул сакчылар белән тышта, каравылда калды. Н.Фәттах. Моңарчы басудан келт-мелт каз куып йөргән Шәйхи хәлфә янгын сараена каравылга килде. М.Мәһдиев 2) Авыл халкы йоклаган вакытта, аларны нинди дә булса бәла-каза, хәвеф-хәтәрдән саклап, авыл буйлап йөрүдән гыйбарәт эш, урамны каравыллау вазифасы. Соңгы тапкыр ул [Борһан] урам каравылына шактый салып чыккан иде, тәмәкесен учына яшерде дә күпер кырыендагы тал төбенә утырды. М.Мәһдиев 3) җый.и.Кораллы сакчылар, сакта торучы кешеләр. Залга гаепләнүчеләрне керттеләр. Алда-артта мылтыклы каравыл.Г.Ибраһимов. Юлны карап килергә бер-ике җәяүле каравыл чыгарылды.Ш.Усманов. Иң алдан, юл күрсәтеп, як-якны күзәтеп, кораллы кылавызлар барды, алардан бераз калышып – каравыллар, каравыллардан да арттарак йөз кешелек кораллы алай барды. Н.Фәттах 4) иск.Авылларда җәмәгать милкен саклау, каравылчылар кереп йөрү һәм төрле җыеннар үткәрү, шулай ук гаепле кешеләрне вакытлыча ябып тоту өчен файдаланыла торган урын. Бер вакыт ул [Василий Краснов] сугышчан постында винтовкасын каравыл йорты диварына сөяп куйган да дөньясын онытып тәмәке төреп маташа иде. Ш.Алпар. Элеккеге тыныч тормыш бетте: элек, каравылга чыккач, урамны бер-ике әйләнә идең дә каравыл өенә кайтып әкият сата идең… М.Мәһдиев. [Халыкның] бер төркеме каравыл лапасы астында җәйдән бирле сусыз торып коргаксыган һәм коршаулары таралган мичкәләр --- тирәсендә акрын гына уен-көлке сөйләшә, тәмәке тарта. М.Галәү 5) Махсус төркем составында күзәтү максаты белән сакта тору урыны. Каравыл тавы 2. ы. мәгъ. Куркыныч килеп чыкканда ярдәмгә чакырып кычкыру сүзе. Кызның әнисе, кич ятар алдыннан, бисмилласын укый-укый, комганын алып чоланга чыгуы булды, Шәйхинең аягына сөртенде. – Каравыл! – дип кычкырып та җибәрде. М.Мәһдиев. Болдырга чыгу белән Сәкинә ачы чырылдау һәм елау тавышы белән сөрән салды: «Каравыл! Күршеләрем, җан туганнарым, коткарыгыз, ирем үтерә бит мине. Каравыл, каравыл!..» Л.-Х.Таналин ◊ Каравыл кычкыртып Ярдәм сорап кычкырырлык итеп, каршы килүгә карамастан, мәҗбүри рәвештә, көчләп; ай-ваена карамыйча. Шулай итеп мине ат арбасына бәйләп, каравыл кычкыртып, Казанга алып киттеләр. Р.Сәгъди. Чаллы ягыннан да килеп карыйм Казанга, Биектау ягыннан да, Кадышево, Юдино, Лаеш ягыннан да – туктаталар, каравыл кычкыртып штраф түләтәләр, талонны тишәләр. К.Кәримов. Фаягөл Гөлүсә янына килде дә сузылып яткан кызны каравыл кычкыртып кытыклый башлады. Х.Ширмән. Каравыл кычкырырлык Бик мөшкел, үтә дә начар. Бигрәк тә фермер һәм шәхси хуҗалыкларның хәле каравыл кычкырырлык. Күпләр, өметсезлеккә бирелеп, савым сыерларыннан тизрәк котылу ягын карый. К.Сәгъдәтшин. Каравыл салу 1)Кая да булса, кемне дә булса чакырып кычкыру, сөрән салу. Туфан каравыл салып кычкырганга, ни булды икән дип, йөгерешеп чыксак, мондый хәлне күреп аптырап калдык: газ плитәсендәге зур ак кәстрүлдән япон дөгесе ташыпмы-ташый, Туфан нишләргә белми. Р.Батулла; 2) Кемне дә булса чакырып кычкыру; берәр хәвеф-хәтәр барлыгын кешеләргә белдерү. Бар, мәдрәсә шәкертләрен уят, каравыл салып халык җый.Т.Гыйззәт |