КАРАВАШ и. тар. Хан кызының хадимәсе, аңа хезмәт күрсәтүче кол кыз. Мең дөягә төяп төрле мал китергән, һәр атка бер чибәр караваш мендергән ---. Кол Гали. Ширингә бирделәр ничә караваш, бөтенесе яшь, акылсыз, кара-буш. Котб. --- баһадир караваш кызлар тота, ә инде кемнедер ярату яки яратмау – аның тәгаен үз эшедер. М.Хәбибуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә