КАРАВАТ и. гр. Дүрт ягына дүрт аяк беркетелгән, баш-башларында терәк-аркасы булган, озынча кыса формасындагы, йоклау өчен хезмәт итә торган йорт җиһазы. Менә-менә, сине караватың-ниең белән күтәреп күчерәләр, менә кемдер мыш-мыш килеп синең карават астында идән юа, җәфалана, ә синең эш – йоклау! М.Мәһдиев. Моннан соң опер үзе дә карават астына кереп китте. И.Салахов

Карават үлчәп яту Авырып яту; эшсез, тик яту. Карават үлчәп яткан янында нием калган соң әле минем? Б.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә