КАРАВАЙ и. рус сөйл. Мич төбенә салып пешерелә торган түгәрәк ипи. [Мөнирә:] --- кайтырга чыктым, бер беләгемдә бала, икенчесендә – ашъяулыкка төреп элгән ике зур каравай... Ә.Еники. [Безнең халык] --- килгән затлы кунакларны икмәк-тоз белән, зур түгәрәк каравай пешереп каршы ала. А.Гафуров |