КАРА БӨРЛЕГӘН и. бот. 1) Розачәчәклеләр семьялыгыннан, үрмәләп үсә торган чәнечкеле үсемлек; русчасы: ежевика. --- талларга сарылып үскән яшел яфраклар астында кара бөрлегәннең күкшел чуклары сыгылып тора. Р.Хәбибуллина. --- йорты каршысында зур ясалма күл бар, аның тирә-ягында кара бөрлегән куаклары тузанга манчылып утыра. И.Нуруллин. Уртада бормаланып-бормаланып аккан елга, кәҗәләр кимерүенә бирешмичә үскән кара бөрлегән, колмак сырган тугай чытырманлыгы. Ш.Янбаев 2) Шуның формасы һәм зурлыгы белән кура җиләгенә охшаш каралҗым шәмәхә төстәге җиләге.Мүк арасында кара бөрлегән елтырый. Р.Мулланурова. Без бер җирдә, гөләп чытырманлыгы арасында, күп кенә кара бөрлегән таптык. Р.Гали. --- майлаган коймак, яңа гына аертылган каймак, чияле атланмай, былтыргы кара бөрлегән, җиләк кайнатмасы һәм башка бихисап нигъмәтләр куелган табын янына утырдылар.А.Хәлим |