КАРА БОРЫЧ и. бот. 1) Борыччалар семьялыгыннан, кайберләре үрмә сабаклы үсемлек һәм аның ачы түгәрәк орлыгы. Кара борыч – Көнчыгыш һәм Көнбатыш Һиндстанда үсә торган үрмә куак. Ботаника 2) Шул үсемлекнең орлык һәм кузагын төеп ясалган тәмләткеч. [Җамал:] Яшел суган турадым, укроп орлыгы йөздердем, кара борыч сиптем. А.Гыйләҗев. --- чегән хатыны трамвай көтүчеләрнең борыннарына төртә-төртә кара борыч тәкъдим итте дә безнең янга килде: – Хуш исле кара борыч. М.Юныс. Тик кофесына бер чеметем тоз, ике кашык каймак, шакмак ярым шикәр, бер-ике генә бөртек кара борыч салырга онытмагыз. Ф.Яруллин |