КАРАБОДАЙ и. 1) Карабодайчалар семьялыгыннан, хуш исле һәм баллы чәчәк ата торган игүле берьеллык үлән үсемлек, бөртекле культура. Ара-тирә яңгырлар була торганга, тары, карабодайның да шәп булачагына камил ышандыралар. Г.Ибраһимов. Калкулыктан сулдарак уйсу җирдә карабодай басуы өстеннән ак дулкыннар йөгерә. М.Юныс

2) Шул үсемлекнең ярма һәм он рәвешендә азык буларак файдаланыла торган өчкырлы орлыгы. Абыстай Нурҗиһанга карабодай орлыгы хәтле генә бер бөртек сузды. Г.Бәширов. Һаман шул килен хезмәтеннән башы айныганы юк [Мәхүп әбинең]: һаман шул кичтән карабодай коймагын әчегә изеп калдырасың, иртә таңнан торып мич ягасың. А.Алиш. Айдар үз алдына куелган карабодай боткасына кашыгын тидергән генә иде, янына әлеге дә баягы Хәмис килеп басты. Юк ла, карабодай боткасы кирәк түгел аңа, шул ботка янына бирелә торган ит кисәгенә кызыккан ул. Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә