КАРАБИН и. фр. Кыскартылган көпшәле чагыштырмача җиңел винтовка. Һәр вагонның баскычында кызыл кырыйлы фуражка кигән, карабин аскан солдатлар тора иде. М.Мәһдиев. Чыннан да, яңа килгән солдатларда сыңар мылтык та юк, Әхәтнең үзендә дә приклады ярчык белән җәрәхәтләнгән иске карабин иде. Р.Кадыйров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә