КАРАБАЛЫК и. зоол. Карплар семьялыгыннан Европа төче сулыкларында яши торган бик вак тәңкәле кара төстәге балык; русчасы: линь. Хазар диңгезендә карабалыклар алтын уылдык чәчә... К.Кәримов. Монда килолы корбаннар да, чучка баласы кебек симез-йомры сазаннар да, күлдән тотып китерелгән табан балык белән карабалык та бар иде. М.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә