КАРАБАИР и. 1. Урта Азиядә киң таралган эссегә чыдам, ияргә, йөккә һәм җигүгә яхшы яраклашкан ат токымы. Карпатта – гуцул, Урта Азия тауларында локай, карабаир, кыргыз нәселле атлар хакимлек итә. Татарстан яшьләре 2. с. мәгъ. Шул токымнан булган. Татар җырында – алтын бүре башы чигелгән байракларын җилфердәтеп, карабаир юргаларда кыйтгаларны биләп тә, төрле ил-исемнәргә таркалган түркләрнең Сак белән Сок язмышына тиң үкенечле хәсрәте бар ---. М.Галиев |