КАРА II и. Язу өчен кулланыла торган, берәр төрле буяу эретеп ясалган сыекча. Адушкин карага манган каләмен күтәреп, маңгаена якын ук китереп, озак уйлады: «Ничек башларга?» А.Алиш. Хәлим сәер дулкынланудан калтырана башлаган куллары белән Тәкыя карчык сузып торган кара савытына ябышты. Аннары, савыт читендә яткан канатны алып, шәмәхә-көрән карага чумырып манып алды. Г.Гыйльманов |