КАРА I с. 1. 1) Корым төсендәге; иң караңгы төсле. Төрмә капкасының теге ягыннан чыгучылар арасында кара кәләпүш һәм таушалганрак җилән кигән Насретдин җизнәсе дә күренде. Р.Низамиев. Ә анда акка кара белән язып куелган: бер үк кеше рәис булып ике генә тапкыр сайлана ала, диелгән. Г.Морат. Урам чатында кара кофта, кара чалбар кигән, түшенә эре ак төймә таккан кара чәчле кыз күренде. М.Маликова

2) Куерак, караңгырак төстәге. Менә ишегалларында ниндидер кара киенгән кешеләр күренә башлады. Г.Бәширов. Ташла кара киемнәр киеп йөрү гадәтеңне, дип ничә әйттеләр инде миңа. Мәдәни җомга

3) Караңгы; яктылык төшми торган, куе, калын. Арышлы белән Камышлы арасында элгәре кара урман шаулап үскән, дип сөйлиләр. К.Кәримов. Басуларны кылган баскан... «Шүрәле асрап ята торган» кара урманнарны да кисеп-егып киләләр... А.Тимергалин

4) Негроид расаның билгесе буларак, ак тәнлеләрдән нык аерылган караңгы төстәге. 1950 елдагы халык санын алган вакытта ак һәм кара тәнлеләрнең катнаш никахларыннан туган балалар барысы да негр өммәтенә кертелде А.Хәлим. Докладымны кыскартып шуны гына әйтәсем килә: Африка! Кырык яшьлек кара хатын баш өстенә кырык килолы йөк күтәргән... Казан утлары

5) Тумыштан каратутлы, чәче һәм тән төсе башкаларныкыннан караңгырак булган.Безгә бер врач кергәләп йөри... Мәкаләләрен дә бастык. Яшь кенә, кара гына... А.Гыйләҗев. – Һай, Гадәния абыстай, күрегезсәнә, кара халыктан ким сикерми, – дипкөлеште бикәләр. М.Әмирханов. Вагонда безнең ише «куылган-сөрелгән» качаклар гына түгел, зур-зур букча-капчыклар аскан кара халык та бар. Р.Габделхакова

6) Кояш астында озак булудан, җылы якларда яшәүдән аклыгын югалткан, каралган, кояшта кызган (кешедә бит, тән төсе тур.). Өйгә шакып-нитеп тормыйча антрацит күмере кебек кара кеше килеп керде. А.Хәлим

7) Керле, пычрак, юынмаган. Өс-башың кара, әйдә юынып ал, су җылыттым, диде әнисе. Казан утлары

8) Сөт кушылмаган (чәй, кофе һ.б.ш.)

9) иск. Махсус исерткеч итеп эшләнә торган (кымыз)

10) Морҗасыз, төтене махсус тишектән – төнлектән чыга торган (мунча, өй тур.). Иртә белән торгач, үземне бер кара өй эчендә күрдем. Г.Тукай. --- Бәдәр туган апаның балдан әчетелгән «нәстүйкә»сен авыз итеп, инеш кырыенда утырган кара мунчаларында парланып-чистарынгач, юлны дәвам итәргә исәп иде. Р.Сибат. Бина! Монысы шәһәр татарының сүзе инде! Ә авылда аны кара мунча диләр. Р.Габделхакова

11) иск. Хезмәтчеләр тора торган, кышын терлек-туар кертелә торган (өй, бүлмә тур.). Әмма бу юлы урынны төпчек кызга да кара өй сәкесенә, абыйлары-апалары янына җәйделәр. Ә.Баян. Ул сәер бер шомлы халәттә кара өй ишеген ачты. Р.Батулла

12) күч. Квалификациясез; белем түгел, ә физик көч таләп итә торган (авыр, пычрак, гадәттә физик эшкә карата әйтелә). Тик андый китапларда безнең әти белән әни шикелле кара эштәге кешеләр турында юньле сүз язылмавы гына эчне пошыра иде. Г.Бәширов. Миңа монда редакциянең кара эшләрен бик зур камыт киеп алып барырга туры килә. А.Шамов. Иртән укырга дип мәктәпкә китә, кичен колхоз эшеннән кайта торган булды. Шулай сабый чактан кара эшне яратты... А.Хәлим

13) иск. Гади халык арасыннан чыккан; укымаган, надан. Тик бу – бик культуралы адәм. Минем атам – кара татар, тәрбиясез, әхлаксыз бер бәндәдер. Г.Исхакый. Әле, Аллага шөкер, кара мужикларның да күңелләре бозылып бетмәгән икән. Т.Гыйззәт

14) күч. Культурасыз, надан, артта калган. Ул, сүзен куәтләп, колакчынын айкап куйды. – Сатучы дигәненнән дә нәрсәсе барые соң аның ул тикле?! Кара мужик ич ул! Г.Бәширов. [Вәлиәхмәт:] Кара мужикның аңгыра башына аң кертергә тырышкан. Т.Миңнуллин

15) күч. Фаҗигале, кайгы-хәсрәтле, шатлыксыз, авыр. Чәчләренең тонык яктысында күрәм кара еллар шәүләсен… З.Мансуров. Кылыч кайрагыдай кара еллар Әҗәл булып өстә кагына. Ф.Гыйззәтуллина. Әтисе кайта-кайта сөйли иде шул: «Минем мөәзин бабайны кара елларда, дин ялчысы дип гаепләп, атарга кушканнар». Р.Габделхакова. --- бай малае Илһаметдин белән булган кара вакыйганы әнисенә түкми-чәчми сөйләп бирде Галимҗан. С.Поварисов

16) күч. Бик көчле. Бала туу белән исем кушу мәсьәләсендә безнең өйдә кара тавыш куба торган булды. А.Хәлим

17) күч. Явыз, мәкерле, астыртын, җинаятьчел. [Эдика:] Мин алар оештырган кара эшкә юри ризалык бирдем. Вигилне монда алып килер өчен. З.Хәким

2. и. мәгъ. 1) Кер, пычраклык. Акка кара тиз йога. Мәкаль

2) Караңгылык. Ышаныгыз, дуслар, давыл тынар, Төн карасын якты таңнар куар – Үлем килер фашист өеренә! С.Урайский. Таң төн карасын суыргач, киенеп баскычтан төште [кыз]. Н.Гыйматдинова. Төннең куе карасын елгыр таң бүген кичәгедән алдарак җуйдырды. М.Хуҗин

3) Кара төстәге (ат тур.). Туры юртакны төпкә, шомырт карасын мичәүгә җигеп, кызны уртага салып, таң кызыллыгын артта калдырып, шәһәрне һәм аны камаучыларны сулдан урап, егетләр көнбатышка таба чаптылар. И.Хуҗин

4) күпл. каралар. Шахмат, шашка уеннарында акка капма-каршы фигуралар. – Мин нигәдер каралар белән уйнарга яратам шул, – дип елмайды егет. Мәдәни җомга

5) Начарлык, яманлык. Түз, Гаҗилә! Сиңа тормышның карасын-пычрагын байтак күрергә туры килгән. В.Нуриев. Кыскасы, аның ак һәм пакь күңеле бу дөньяның карасына бирешми, туганнары белән элемтәсен саклый, әтисенең кендек каны тамган Татарстан җирен, газиз телен дә онытмый ---. Т.Нәҗмиев. Син дә шул ук тормыш арбасыннан Күзәтәсең агын-карасын, Ышанулар, ышанмаулар арасыннан Изгелекләр эзләп барасың. Г.Афзал

Кара акыл Теге яки бу мәсьәләне төптән аңлап, өйрәнеп, ул өлкәдә белгеч булып түгел, ә үз исәбенә, фаразлавына, белеменә таянып кына фикер йөрткәндә әйтелә. Югыйсә кара акыл белән исәп йөрткәндә, безнең хакыбыз зуррак шикелле. Г.Бәширов. Кара акыл белән аны минем бабай да әйтеп биргән булыр иде. Юлдаш.Кара алтын Нефть. Кара алтын – җир мае, аның белән ил байый. Мәкаль. Бәлкем, Татарстан «кара алтын» табучыларының чит илләрдәге героик хезмәте турында турыдан-туры Нобель премиясенә лаек булырлык берәр роман да язып куярмын әле. А.Хәсәнов. Кара ачу Көчле ачу, зәһәр ачу. Кара бай Кулак, черегән бай. «Кара бай» дигәнең нинди якты йорт эшләткән. Г.Бәширов.Кара бәхет Бәхетсезлек, бәхетсез язмыш, җәфалы гомер. Кара бәхет бер яр булса, сарылып ятыр. Мәкаль. Кара болыт Куркыныч, дәһшәт. 1953 елда М.Җәлил өстеннән «кара болытлар» алып ташлана, берничә елдан аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә, «Моабит дәфтәре» Ленин премиясенә лаек була. Казан утлары. Кара болыт булып Нәрсәнең дә булса күплеге турында әйткәндә кулланыла. Кара болыт булып агылган кешеләрне күргәч, Мөзәкирнең күзе шакмакланды: кайда, ди, ул монда җизнине эзләп табу! А.Гыйләҗев. Әтиемә рәнҗү-үпкәләрем кара болыт булып бар күңелне биләп алган, җылы хисләргә урын калмаган иде ул чакта... Р.Габделхакова. Кара болыт каплау Нинди дә булса кайгы, күңелсезлек булу, килү. Әле генә тулган айдай балкып торган нурлы йөзен әйтерсең лә кара болыт каплады. Г.Галиева. Кара болыт кебек к. кара болыт булып. Кара болыт кебек җыелган халык, урталай ярылып, юл бирде. М.Хәсәнов.Кояш чыгыш яктан Кояш баеш якка, Кара болыт кебек, Дәһшәт килеп ята.Г.Афзал.Кара болыт рәвешендә к. кара болыт булып. Колчак бандаларының куркыныч кара болыт рәвешендә Волгага якынлашып килгән көннәрендә, мин исемне, төсне, өс-башны алмаштырып, шул көчле контрреволюциянең артына төшәргә карар бирдем. Г.Ибраһимов. Кара гайбәт Бик начар, әшәке гайбәт. Сөйләгәнең кара гайбәт булса, Дошман керми калмый арага. Ф.Гыйззәтуллина. Мәфти ише карчыкларның кара гайбәте кызыйның киләчәгенә хәтле караңгы чокыр казып куйган иде инде. Г.Бәширов. Кара гүргә керү Үлү. Яшә инде, яшә инде, үлмә инде, үлмә инде. Кара гүргә кермә инде.К.Латыйп.Кара тап белән кара гүргә керер микәнни! М.Хәсәнов. Кара җәяү калу Бөлеп бетү, бернәрсәсез калу. Бала-чагасы, мал-туары белән кемнең кычкырып янасы я булмаса кара җәяү каласы килсен?Г.Бәширов.Кара җәяү калдыру Мал-мөлкәтен тартып алу; бернәрсәсез калдыру. Халыкны туган җиреннән сөрделәр, татар морзаларының җирен тартып алып, кара җәяү калдырдылар, мәчет-мәдрәсәләребезне яндырдылар.Г.Бәширов.Кара исәп Күңелдән, якынча гына исәпләү. Кара исәп белән генә дә монда илле капчык бодай булыр. Казан утлары. Кара исемлек Нинди дә булса шикле яки гаебе булган кешеләр теркәлгән, язылган исемлек. Һәркайда «кара исемлек» төзелгән. Кемнең ни әйткәнен, ничек сулыш алганына хәтле бар яктан тикшереп торалар. Р.Низамиев. Композитор Салих Сәйдәшев «кара исемлек»тә бармы-юкмы – ул моны анык кына белми. Р.Низамиев. Кара йөз 1) Исеме чыккан, хурлыкка калган кеше; 2) Усал, рәхимсез, кабахәт. Кара йөзләр кабат ил өстенә Кызыл бурзайларын өстергән. Г.Морат. Кара йөрәк Әшәке, усал, астыртын эшләр эшләүче кеше. «Нижнекамскнефтехим»да, КамАЗда кара йөрәкләр – безнең канны, ә менә бу Ярковлар инде кара йөрәкләрнең үзләренең канын суыра... А.Хәлим. Мәхәббәттән, шигърияттән бизгән Кара йөрәкләрдә җан кысан!.. Ф.Гыйззәтуллина. Кара кайгы Бик зур кайгы, афәт. Илгә-көнгә кан-яшь, үлем, кара кайгы, хәрабәләр, бихисап газаплар алып килгән сугыш Таңчулпан авылын да ярты ел дигәндә ир-атсыз калдырды. Б.Камалов. Берәү таба, берәү югалта, ди, Сөенбикә әнә кара кайгыда. М.Әмирханов. Һа-ай, ул коточкыч хәбәрне ишетеп өнсез калганнарым, кара кайгыда керфек тә какмый йокысыз узган төннәрем исемә төшсә, йөрәккәем әле дә булса нәкъ шул вакыттагыча сызып-сызып сулкылдый башлый. Г.Галиева. Кара кайгы басу Кайгыру, күңелне кайгы-хәсрәт биләп алу. Кызны юатса да, үзенең күңелен кара кайгы басты. Р.Хәбибуллина. Кара кайгыга бату Бик нык борчылу, кайгыру. Без үзебез дә бит, балаларыбызны җәберләсәләр, кара кайгыга батабыз. Ф.Яруллин. Татар башын саныйлар, ди, тагы да, Өлкән туган батты кара кайгыга: Баш санын булыр кечрәйтеп, тарайтып, Җанын ничек иманыннан аерырга? М.Мирза. Кара кайгыга төшерү Кайгыга дучар итү. Әмма яшьләрнең бик кыенсынып кына аларга җиткергән әлеге хәбәре Ногайбәк аганы да, Фәйрүзә апаны да кара кайгыга төшермәде. А.Хәсәнов. Кара кәгазь к. кара хәбәр. Улыкаем, бәгырь кисәгем, чынмы бу! --- Без кара кәгазь алган идек, батырларча… диеп. Х.Мөдәррисова. Сугыш бетәргә бер ай кала аның Польша җирендә үлүе турында Рабига апага кара кәгазь килеп төште. Г.Галиев. Кара козгын Гаепләнүчеләрне йөртә торган ябык машина. Кәрим Тинчуринны аста «кара козгын» машинасы көтеп тора икән. Р.Низамиев. Кара коелу Кәефсезләнү, чырайсыз булу, ни сәбәпледер борчылу. Редактор яныннан ул кара коелып чыкты. А.Гыйләҗев. Шулай да аның эченә пошаман кергәнлеге йөзенә кара коелудан сизелә иде. Х.Камалов. Ул табынның башыннан ахырына кадәр берни дәшмичә, кара коелып утырды. Р.Рахман. Кара континент Кара тәнлеләр яши торган континент; Африка. Кара көз Көзнең иң пычрак, ямьсез көннәре, кышка якынрак өлеше. Хәтерлим, тышта кара көз иде. Г.Әпсәләмов.Кара көлгә әйләндерү Юкка чыгару; таптау, изү, яндыру һ.б. Чыккан да [җылан], халыкларның котын алып, иген басуларын кара көлгә әйләндереп, адәмнәрне җортсыз-җирсез калдырып җөри башлаган. Р.Батулла. Кара көн Кайгылы, фаҗигале вакыт. Степан Бикланов кулын күтәрде. – Ягез, шауламагыз! – диде ул кискен итеп. – Бухенвальдның иң авыр, иң кара көннәрендә дә без үзебезнең ленинчылар икәнебезне онытмадык, хәзер дә онытмыйбыз, онытмабыз да. Г.Әпсәләмов.Кара көнгә калдыру (саклау) Берәр нәрсәне алдагы, гадәттә авыр көннәр өчен саклау, калдыру. – Өстәл тактасы сыгылырлык итеп турыйлар ипекәйне, – дип, эченнән сыкрана ул. – Кара көнгә сакларга иде бераз. Г.Сабитов.Кара көнгә калу Бөлү, матди яктан мохтаҗлык, авыр көннәр кичерү. Кара көч 1) Гайре табигый, явыз мифологик зат. Пәри – шул ук җен ләбаса инде ул, адәм баласын аздыра, ялгыш юлга кертә. Кара көч, Иблис токымы. М.Әмирханов; 2) сәяси Алдынгы, прогрессив карашларга, яңалыкка, үзгәрешләргә дошман караучы һәм иске тәртипләрне саклап калу яки кире кайтару өчен көрәшүчеләр. Кара көчләрне җиңү фәкать Октябрь инкыйлабыннан соң гына булды. Р.Низамиев. Кара көю 1) Бәрелү, сугылудан тәннең берәр урыны каралу. Җаен туры китереп, кызыксынуымны бик сиздермәскә тырышып кына сорадым: – Әти, күз төбеңдәге кара көеп чыккан таплар каян килде сиңа? Әллә берәрсе белән сугыштыңмы... Ф.Галиев. Йөзе ап-ак булып суырылган, бит очлары гадәти булмаганча тимгелле-тимгелле, кызыл күзләре эчкә баткан, иреннәре кара көйгән. Х.Мөдәррисова; 2) Нинди дә булса сәбәптән йөз-чырай караңгылану, бик кәефсез булу. Ләкин һәр мәҗлес саен өстәл тирәли куелган урындыкларның өчесе буш кала килә, соңарган берәр кеше шул буш урынга утыра калса, Сталин кара көя ---. Батулла. Чыннан да, Тәнәкәнең тәкъдиме мәрхүм ханның дошманнарын гына түгел, корылтай әгъзаларын да кара көйдерде. М.Әмирханов. Кара куркуга төшү Нык курку. Кара күзлектән карау Бар нәрсәне дә начар итеп күрү. Кара күбеккә батыру Бик нык куалап, атларны ардыру, хәлдән тайдыру.Шәехгали атын кара күбеккә батырганчы камчылады. М.Әмирханов. Кара күмергә әйләнү 1) Янып бетү.Шуңа күрә эссе җәй көннәренең берсендә авылда ут чыгып, байтак йортлар кара күмергә әйләнсә дә, дуңгыз караучы кызның ап-ак итеп агартылган балчык куышы афәттән котылып кала. А.Тимергалин. Париж кара күмергә әйләнеп, икенче Нагасаки булачак! А.Хәсәнов; 2) к. кара күмергә калу.Бу хурлыкка йөрәгең янып, кара күмергә әйләнерсең. Р.Габделхакова; 3) Юкка чыгу, бетү. Женяга булган хисләр кара күмергә әйләнде, алар тапталган, югалган, онытылган. Р.Габделхакова. Кара күмергә калу Кайгы-хәсрәт аркасында, нык борчылудан, сагышланудан каралу, ябыгу, ямьсезләнү. Күпме янарга, күпме көяргә болай?! Кара күмергә калам ич инде мин!.. А.Хәсәнова. Кара мәче узу Кешеләр арасы бозылу, ачуланышу. --- башлагач, аның белән ике араларыннан «кара мәче» узу сәбәпле, Язидә яңадан фермага кайткан иде. Г.Бәширов. Кара мөһер Ярлык, яманат. Ябып ук куймасалар да, «сатлыкҗан» дигән кара мөһер шунда ук маңгайга сугылачак иде. Х.Мөдәррисова. Кара реакция тар. Реакциянең иң катысы, рәхимсезе. Әйе, ул чор кыска булды, артыннан кара реакция еллары килде, әмма бу котылгысыз идеме? Р.Шәрәфиев. 1820 елда кара реакция башлана. Р.Батулла. Кара сакал Мохтаҗлык, бәхетсезлек. Кара сакалың кая барсаң да үзеңнән калмый бит. А.Хәсәнов. Кара сакалны юып кына агарта алмассың! А.Гыйләҗев. Карасына бату Караңгы чырайлы булу, күңелсез, кәефсез булу. Наилә нигәдер күңелсез, карасына батып, терсәгенә таянып, тәрәзәгә карап утырган иде. А.Гыйләҗев. Халык карасына батты. М.Мәһдиев. Әтисе шулай бер ай чамасы карасына батып, аш пешереп, ипи салып, мал карап йөрде дә беркөнне сакал-мыегын рәтләп каядыр сәфәр чыкты. М.Мәһдиев. Карасына кату к. карасына бату.Әлтафи карасына катты. М.Мәһдиев. Карасына коелу к. карасына бату.Хатыны өйдә иде, карасына коелып каршылады. Х.Камалов.Холодец, президиумда бүртенеп, карасына коелып утырды, ләкин әйткәннәрне кире какмады. Х.Камалов. Карасына күмелү к. карасына бату. Чөнки Язидә нишләптер көне буе якты чырай күрсәтмәде, юньле-башлы бер сүз дәшмәде, карасына күмелеп йөрде. Г.Бәширов. Кара такта Артта калучылар яки нәрсәдә дә булса гаепләнүчеләр исемнәре языла торган такта. Кара тамга к. кара мөһер. «Халык дошманы» дигән кара тамга сугылу сәбәпле, әти-әнием һәм безнең гаилә кыерсытуларга дучар ителә. Казан утлары. Кара тап Халык теленә кергән яманат. Ярый әле Аллаһ Тәгалә күңеленә шәфкать иңдереп, телен тыеп калды. Алла саклады! Гомерләре буена кара тап булып каласы икән ләбаса! Г.Бәширов. --- нахакка гаепләнгән язучыларны халыкка кайтару, аларның исемнәренә кайчандыр ягылган кара тапларны юып төшерү – җәмгыятебез алдындагы зур бурычларның берсе. Р.Мостафин. Кара тиргә бату Нык ару.Аждаһа аны күтәреп бара-бара кара тиргә баткан. Ф.Яруллин. Суның ачык җирен тапканчы кара тиргә баттык. Ә.Мушинский. – Керәстиән баласы икәнеңне оныт инде, пажалсты, өлүфмән ләбаса син, – диде Муллый, – без бер тиен өчен кара тиргә батып сатулашучы инглиз сәләмәләренең исен-акылын алырга тиеш. М.Әмирханов. Кара тир түгү Ару-талуны белми эшләү, бик нык тырышу. Баштарак көч сарыф итми, кара тир түкми булмас. М.Хәсәнов.Кара төн Төннең бик караңгы вакыты; караңгылык. Кычкырып та куела шул, Ычкынып та куела. Йокысыз кара төндә Бимазалый уй гына. Р.Бәшәр. Камыш шаулый җилсез көнне дә, Уйга салып кара төнне дә... Ф.Гыйззәтуллина. Кара урман 1) Билгесез, аңлашылмый торган, бик буталчык нәрсә. Шубарин моны шаярту дип кабул итте һәм, көлемсерәп, бүленгән фикерен ялгап китте: – Андагылар өчен минем эшем кара урман иде, мин, әлбәттә инде, аларга аңлатып торуны кирәк санамадым. Р.Мирхәйдәров. Үз-үзеңә күпме генә сораулар яудырма, дөрес җавабын табып булмас – әлегә яңа хуҗасының уй-ниятләре аның өчен кара урман кебек. Р.Мирхәйдәров; 2) Юл таба алмыйча, адашып йөрерлек. Кыскасы, башкала үзе безгә, провинция кешеләренә, зур бер кара урман кебек... М.Вәли. Кара хәбәр 1) Сугыш вакытында теге яки бу кеше үлде дигән язу, хәбәр. (Марфа түти:) Ике улым да сугышта иде минем, олан, бер улымның кара хәбәре килде, икенчесенең – төпчегемнең дә – байтактан хәбәре юк инде. Р.Вәлиева. Әллә нинди кайгылы, кара хәбәрләр йөри ил буйлап. З.Хәким; 2) Гомумән, кайгылы хәбәр. Былтыргы кыш аяусыз булды, аяктан екты, синнән кара хәбәр дә шул чакта килде. Х.Мөдәррисова. Кара хәсрәт Авыр кайгы. Инде өйдәгеләр дә яңалыкларның соңгысын радиодан ишеткән, кара хәсрәткә баткан иде. Р.Рахман. Кара хисап к. кара исәп. Кара чутыр Кара тутлы кешене тиргәп, ачуланып әйтелә. Габделбәр малае Карип килеп әйтте. Кара чутыр, чегән кисәге! Ә.Хәсәнов. Кара шар Берәр төрле сайлауларда кандидатка каршы тавыш бирү. Галим, кайнарланып, йодрыгына йөткереп алды: – Миңа каршы килү бу, «кара шар» салып карадылар разживинчылар. Ф.Сафин. Кара шәүлә Начарлык, яманлык; яман ат. Ничек уйлыйсыз: тиражларыбыз һаман да төшә барса, бу хәл милли матбага һәм ана телебезнең яшәвенә, киләчәгенә кара шәүлә булып ябырылмас микән? Казан утлары. Кара эчле Мәкерле, явыз, әшәке. Бел, аерата усал, кара эчле кешеләр юаш эт асрарга яраталар. А.Гыйләҗев. Кара эш Яманлык, начарлык; мәсхәрәләү. Язмыш җиле, гади җилләр, Сез бар да туганнармы? Әллә сез кара эш өчен Күктән куылганнармы? Б.Ибраһимов. Кара эшләр кылырдай, җинаять юлына басардай, мәңге юылмаслык әшәкелекләр эшләрдәй баламыни соң аның Яббары! З.Хәким. Кара эшче Гадәттә аз хезмәт хакына авыр эш башкаручы. «А» классындагы командадан «Б» классына уйнарга күчәм... Мин – кара эшче... А.Гыйләҗев. Янә бер ел кара эшче булып урнашудан башка чара юк. С.Поварисов.Кара яз Иртә яз; язның пычрак, карлы-сулы вакыты. Хәзер бакчаны да дача дип йөртәләр бит! Кара яздан карчыгы белән киткәннәр иде... А.Гыйләҗев. Кара ягу Гаеп ташлау; кемне дә булса яманлау, хурлау, начар итеп сөйләү. – Минем хезмәттәшләргә кара ягуыңны туктатмасаң, мин синең белән икенче төрле сөйләшермен, – диде Гали. Казан утлары. Кара яну 1) к. кара көю. Кинәт томан эченнән Чернов белән комиссар калкып чыкты. Күз аклары ялтырый, чырайлары кара янган. Х.Камалов. Кендек әби Гөлҗәүһәрнең тәнендәге хисапсыз кара янган урыннарны күреп: «Һай балакаем, ни хәлләр түзәргә кирәк! Күпме бәби кабул итеп, мондый җәбер кичергән хатын-кызны беренче күрәм», – дип аптырап калган. Г.Галиева; 2) к. кара күмергә калу. Унсигез яшьлек улы Агыйдел суларында һәлак булгач, аңа акылын җуймаска, кайгы-хәсрәт утында кара янып үлмәскә ярдәм итүче нәкъ шул Шигърият булгандыр, мөгаен. Казан утлары; 3) Җиләк-җимешнең гадәттәге төстән куерак булып пешүе турында. Кара яла Дөрес булмаган, нахак сүз. Тик безнең балалар турында шундый гайбәтне, кара яланы сөйләргә ничек телең барды? А.Гыйләҗев. Бу язуда бер хаклык юк, барысы уйдырма, кара яла! Х.Камалов. Кара ялганчы Бик күп ялганлый торган кеше. – Моны нинди кара ялганчы уйлап тапкан тагын? – Сәгыйдә әбинең тавышында артык дәрәҗәдә аптырау, гаҗәпләнү төсмерләре яңгырады. Ә.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә