КАР I и. 1) Төрле формадагы ак кристалл сыман бик вак бөртекләрдән торган атмосфера явым-төшеме. Кичтән җылы иде әле, ә төнлә туңдырып җибәрде, һәм кар ява башлады. Ә.Сәлах. Тимердәй авыр-тыгыз җил исеп, шуның өстенә җепшек кар катыш яңгыр да сибәли башласа, эшләр харап инде. Р.Низамиев 2) Әлеге явым-төшемнең җир өстен каплап алган массасы. Төнлә кар явып узган, күрәсең, күперенке көртләр өстенә кер кунып өлгермәгән әле. М.Маликова. Битне кар белән юдым да өйгә йөгердем... Ф.Җамалетдинова |