КАПЮШОН и. фр. Өске киемнәрнең якасына тоташтырылып тегелә һәм кирәк очракта кияргә яисә җиңел генә салырга (төшереп җибәрергә) мөмкин булган башлык. Музыка тавышына ул башын күтәрә, баш жәймәсе – капюшоны – кулъяулык зурлыгына кадәр җәелә. М.Мәһдиев. Кызганыч хәл, --- без үз сүзләребезне оныта барабыз икән. Катаракта сүзе кергәнче, халыкта кылау сүзе йөргән ---, капюшон урынына көрәпәлә йөргән... Ф.Сафиуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә