КАПЫЛТ рәв. гар. к. капыл. 1. Яббар бакча артыннан әкрен генә аксап кайтып килүче атасының күзенә чалынмас өчен капылт кына капкадан чыкты да Чишмә тыкрыгыннан томырылып йөгерде. З.Хәким. – Юк! Тәүбә-тәүбә диген! – Дияр карт, йодрыкларын күз алдында йомарлап, утырган җиреннән капылт сикереп торды. К.Кәримов. Ул арада, ничек капылт кына килеп кергән булса, шулай ук көтмәгәндә кабинеттан чыгып та китте минем юлдашым. Р.Мөхәммәдиев 2. с. мәгъ. Кискен, көтелмәгән. Хәер, бу капылт үзгәрешнең асылын Ак күлгә кадәр үк җиткергәннәр иде анысы. М.Әмирханов |