КАПЫЛ рәв. гар. 1. Кинәт, бик тиз, көтмәгәндә, искәрмәстән. Менә аларның берсе рульне капыл уңга борды. И.Хуҗин. Дөнья капыл караңгыланып китте: әллә аң-зиһенгә чак барып җиткән кара кайгыдан, әллә тырым-тырагай таралышып яткан кара кисәүләрдән?.. Г.Якупова. – Дусларым! – диде Әхмәров, капыл гына урыныннан күтәрелеп, җан яраткан кайнишенә караш ташлап. Р.Низамиев 2. с. мәгъ. сөйл. Кабынып китүчән, кискен хәрәкәтле, тотнаксыз. Бик капыл кеше иде шул ---, шул бетерде дә аны. Татарстан яшьләре |