КАПША’У ф. 1) Кул белән эзләү, кармалау. Уң як кабыргасын капшый башлагач, Рәдиф тагын җан өшеткеч итеп илереп куйды. В.Нуруллин. Газинурның бармаклары кечкенә генә җиз этикетканы капшый. Г.Әпсәләмов. Үз-үзенә ышанмагандай, Мансур түш кесәсен капшады: шөкер, хат урынында иде. Р.Юсупова

2) сөйл. Берәр нәрсәне эзләп табу, урынын билгеләү өчен, пулемёт уты, ут көлтәсе, фонарь һ.б. белән яктыртып, ниндидер урынны, өслекне һ.б. җентекләп тикшерү. Прожектор, төн карасын телеп, Елга өстен капшый, яр буен. Е.Уткин

3) күч. Җентекләп карау, игътибар белән күзәтү. [Хис-тойгылар] Сабырсызлана, каядыр карурманга кереп адашканмын да кебек, бозы арчылып бетмәгән агымсуда коенам да сыман, күз карашым каушап тирә-якны капшый, тишә, үтәли күрә ---. А.Гыйләҗев. Күзләре белән капшамыйча сөйләшә дә башламас иде ул. А.Нуруллин. Алар, хан кызына һәм шөһрәтле Әмәт хатынына сүз катарга базмасалар да, күзләре белән капшауларын куймыйлар иде. Т.Нәбиуллин

4) күч. Нәрсәне дә булса белергә, ачыкларга, эзенә төшәргә, табарга тырышып төпченү яки сынау, игътибар белән карау, күзәтү, өйрәнү. Бу – үзенә күрә икесенең дә күңелләрендә нәрсә ятканын капшау кебегрәк халәт булды. Ф.Садриев. Бу гадәти кызыксыну, ваемсыз капшау гына түгел иде. Т.Галиуллин. Ул менә бүген минем бу Язманы капшый бугай: «Ни өчен автор, – янәсе, – Үз ягын мактый шулай». Х.Туфан

Капшап алу Бер тапкыр капшау. Галим билендәге кайчыны капшап алды да алга атлады. Г.Әпсәләмов. Тирләп чыккан маңгаемны ирексездән капшап алдым: кем икәнлегем анда язып куелмагандыр ич? Н.Әхмәдиев

Капшап бару Аз-азлап, акрынлап капшау

Капшап бетерү Җентекләп, озаклап, бөтен җирен капшау. Гәүдәңне аркылыга-буйга үлчәп, капшап бетерәләр икән. Ә.Хәсәнов

Капшап йөрү Анда-санда капшау

Капшап карау Капшап тикшерү.Кыз күлмәкнең җилкәләрен капшап карый. М.Юныс. Дәүләтшин (ул хәзер минем рәсми ярдәмчем) егетләрнең көрәкләрен, котелокларын һәм башка тимер-томырларын капшап карый: яхшы тагылганнармы, шалтырамыйлармы? И.Гази

Капшап кую Бер тапкыр капшау. Аның [Алексейның] дежурда бирелгән пистолеты бар иде, ул шуңа канәгать булып капшап куйды. Х.Камалов. Ә инде сәкегә терәлеп утырган ике карчык Шәрифелтти белән Хәбибҗамалтти оек кунычларын капшап куйдылар. Н.Кәримова

Капшап тору Сөйләгән моментта капшау; даими капшау. Аннары, күкрәге турына тезләнеп, йөрәген капшап торды да: – Милашкин исән! – дип кычкырып куйды. Х.Камалов. Агачларның ботакларын Тынгысыз җил капшап тора. Л.Шәех

Капшап чыгу Һәрберсен аерым-аерым капшау. Кирәкле кәгазен таба алмыйча, Әхәт һәр кесәсен капшап чыкты. А.Галиева. Ә колхозлашу чорында авылларга кайткан зур тимер көпчәкле тракторны күргәч, Азат бала чагына кайткандай булды, куанды, тракторның бөтен нәрсәләрен капшап чыкты. А.Тимергалин

Капшый башлау Капшарга керешү. Уйлар аның башын җирдән күтәрделәр, ул томанлы күзләре белән авыл урамнарын капшый башлады. А.Гыйләҗев. Мулланың тавышы тынгач, әтисе кесәсен капшый башлады. Р.Зәйдулла

Капшый тору Туктаусыз, озак вакыт капшау. Бөтен авыл халкы белән урманны капшый торгач, әтине тапканнар. З.Хәким

Капшый төшү Тагын да күбрәк капшау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә