КАПШАНУ ф. Кармалану, эзләнү. --- Үлән арасында капшанып вакыт үткәргәнче, балык тотуга ни җитә! – дип үзләрен акларга тырышалар (малайлар). Ф.Яруллин. Үч алырга уйлыйсыңмы? – Гарифҗан артка яшергән кулы белән капшанып чүкеч алды. Ә.Гаффар. Куллары, капшанып, кулъяулык эзләде. Р.Мулланурова. Таһир күзләрен йомды. Капшанып тәрәзә төбеннән графин алды. Г.Мөхәммәтшин Капшана башлау Капшанырга тотыну. Ул кулын сузып капшана башлады. Г.Әпсәләмов. Зөһрә, бераз тынычлангач, кузгалмыйча гына капшана башлады. Г.Гыйльманов Капшана тору Озак вакыт капшану.Капшана торгач, ул Әхмәди абзасына капчык төбендә кысылып калган бер шакмак шикәр сузды. Г.Бәширов. Капшана торгач, аягы нәрсәгәдер төртелде. Р.Мулланурова Капшанып алу Кыска вакыт эчендә капшану Капшанып тору Бертуктаусыз капшану; сөйләү моментында капшану. Следователь, өстәл артына утырган килеш, бераз кесәсенә кулын тыгып капшанып торды да Әскәргә пистолет чыгарып бирде ---. С.Баттал. Асылбикә ишек тимеренә элмәле йозак таккан иде, Хафиз ачкыч капшанып тормады, йодрыгы белән генә сугып ачты. Н.Гыйматдинова |