КАПШАВЫЧ и. 1) Күп кенә умырткасыз хайваннарда сизү, эләктерү, ә кайбер вакытта сулыш органы да булып хезмәт итә торган хәрәкәтчел үсенте. Барысын да үз кубызына биетмәкче. Сигезаяк диярсең, капшавычларын бар якка таратып салган. Р.Мирхәйдәров. Сигезаяк, өч капшавычы белән кыяга тотынып, калганнары белән Жилбернең тәнен уратып ала. Р.Зарипов. Сигезаякның өзгәләнгән капшавычлары палуба буйлап сөйрәлеп барды. Казан утлары

2) тех. Төрле максатлар белән нәрсәне дә булса капшап тикшерү өчен, борау, тимерчыбык яки башка формадагы җайланма



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә