КАПЧЫ’К СУГЫШЫ и. этн. Ике агач баганага аркылы урнаштырылган шома бүрәнәгә утырып, көндәшеңне йомшак нәрсә тутырылган капчык белән бәреп төшерүдән гыйбарәт уен; гадәттә, Сабан туенда уйныйлар. Сабантуйда алар татарча көрәш, капчык сугышы кебек милли уеннарны күрсәттеләр. М.Мәһдиев. Йөгерешчеләр килеп беткәч, капчык сугышы уеннары башланган. Ф.Яруллин. Кемнәрдер капчык сугышына ихласын салган, ә кемнәр – колга башына үрмәләүчеләргә... Р.Зарипов |