КАПЧЫКЛЫ с. 1) Капчык тоткан, капчык күтәргән. Юлларына капчыклы бер карт очраган, ди. Әкият. Әнисенә ияреп базарда йөрү, җитмәсә, капчыклы карт хатын-кыз янына килеп чыгу Җәбирнең үзенә дә оятрак иде, әлбәттә. Н.Фәттах

2) Капчыкка тутырылган, капчыкка салынган. Безне вагоннарга төягәндә, ике урында зур эскерт итеп өелгән капчыклы оннар яна башлады. А.Таһиров. Ул күрсәткән якка карасам, чыннан да, капчыклы он! Г.Бәширов. Кызый, капчыклы бодайларны арбага ыргытырлык беләкләрен киереп, горур рәвештә үтеп китәргә теләгән иде. – Сөмбелә, нихәл? – дигән мыгырдау аны кинәт туктатты. К.Кәримов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә