КАПЧЫКЛАНУ ф. 1) Капчык формасын алу, салыну, киңәеп калу (киемнәр тур.). – Капчыкланган кызыл кофтасын әле дә булса киеп йөриме шулай? – дип, Заһирә дә сүзгә кушылды. А.Галиева

2) Шешенкеләнү (күз төбе, тамак асты һ.б.). Аның зур күзләре һәрвакытта әллә нинди тирән мәгънәле төс алып, капчыкланып салынып төшкән күз төпләре, куе чал кашлары --- аңар махсус мәһабәтлек, зурлык бирәләр иде. К.Тинчурин. Аның агарган чәчләре, капчыкланган күз төпләре, каралып киткән йөзе тормышының бер дә җиңел булмаганлыгы турында сөйли иде. Сөембикә

Капчыклана бару Аз-азлап, акрынлап капчыклану. [Илсөяр:] – Бу кофтаң кигән саен капчыклана бара синең, мә, минекен киеп йөр әле бераз, – дип, үзенең йон кофтасын сузды Сәлимәгә. А.Нуруллин

Капчыклана башлау Капчыклануга таба бару.Өстендә капчыклана башлаган пиджак, яшькелт күлмәгенә галстук таккан. Х.Камалов

Капчыклана төшү Тагын да бераз капчыклану. Шешенке битенә әллә кершән ягып, иннек салган инде, бит урталары алсуланып яна, ә кечкенә йомшак ияге, гел тирләүчән борыны, капчыклана төшкән күз төпләре агарып тора. Ә.Еники

Капчыкланып бетү Бөтенләй капчыклану; тәмам капчыкланган хәлгә килү. Ул арада ишектән, иелә биреп, тузанлы күн итекләрдән, бригадир белән председательләр өстендә генә очрый торган, капчыкланып беткән зәңгәр пинжәктән Сәетгали үзе дә килеп керде. Ә.Еники. [Зариф:] Күз төпләрең капчыкланып беткән әнә, шуның кадәр эчәргә ярыймы соң инде?! Казан утлары

Капчыкланып калу Капчыкланган хәлгә килү

Капчыкланып тору Капчыкланганхәлдә булу. Киемнәрегез капчыкланып тора икән, минем янга килегез. Сөембикә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә