КАПЧЫК и. 1) Коела, чәчелә торган әйберләрне саклау һәм бер урыннан икенче урынга ташу өчен, тупас тукымадан яки башка материалдан бер башын ачык калдырып тегелгән кап. Әнә бер атның авызына солылы капчык бәйләгәннәр. Р.Низамиев. Язгы баткагында да интектеләр, көзгесендә дә капчык өстенә капчык төягән атлар үр менәлми тилмерде, иллә дә мәгәр, тегермәннәрне генә рәтлик соң, дигән сүз ишетелмәде. Р.Рахман 2) Төрле әйберләр салу өчен хезмәт итә торган кап, пакет. Элеккеге заманнарда кибеттәге сөт савытлары пирамида кебек очлы түбәле иде, хәзергеләре полиэтилен капчык шул... К.Кәримов. Хатын целлофан капчыктагы даруларны өстәлгә бушатып, караштыра башлады. А.Хәлим. Менә ул, ниһаять, миңа якын гына өеп куйган чүпләренең бер «чүмәләсен» каралып, таушалып беткән кәгазь капчыкка тутырып маташа. Ф.Баттал 3) сөйл. Бөртекле әйберләрне үлчәү берәмлеге: 3–5 пот чамасы. Тик Аширов алай сай йөзә торган затлардан түгел иде. Аның хакы: бер капчык бодай өчен – ике мең сум! Ә.Мушинский. Хәл белүче кунагыбыз бик юмарт булып чыкты, җилтерәтеп ике капчык бәрәңге кертеп куйды, сумкасыннан ит, күпереп торган авыл ипие чыгарды: «Болары – күчтәнәч». Р.Габделхакова. Урман үстерүчеләргә ел саен икешәр-өчәр капчык нарат күркәсе җыеп тапшыра торгач, агач башына менәргә бөтенләй һәвәсләндем. К.Кәримов 4) Үсемлекләрдә яки тере организмнар тәнендә гадәттә нинди дә булса сыеклык белән тулы тышча. Үт капчыгы. Сидек капчыгы. Споралы капчык 5) хәрби Гаскәрнең тулы камалышы ◊ Капчык авызы хәрби Капчыктан (5 мәгъ.), камалыштан чыгып була торган ачыклык. Артта ике-өч чакрым гына киңлектәге «капчык авызы» калды. Ш.Маннур. Капчык төбен селкү 1) Барлык запасны бетерү. – Капчык төбен күптән селкедек, – дип, авыр сулап куйды Ибрай. Казан утлары; 2) Серне ачу, барысын да сөйләп бирү |