КАПУ и. иск. 1) к. капка.Күк капусы ачылды, балам, теләкләреңне телә, – диде әбисе. Ф.Бәйрәмова. Күк капусы ачылганны күргән кеше бармы, Нурислам абый? Р.Батулла. Калибрланган юан-юан бүрәнәләре кояш баегач та алтын төсен югалтмаган, капу түбәсе зәңгәр черепицалар белән ябылган, чорма тәрәзәләре бизәкле, унҗиде эргәле, әмир сараедай матурлык янына килеп туктагач, үзеңне мең ел элек тасвирланган борынгы тарихка әсир төшкәндәй хис итәсең… К.Кәримов

2) к. капкач. Тәрәзәңнең капусына Моңлы кош килеп кунган. Җыр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә