КАПТЫРУ II ф. 1) Эләктерү (сәдәф, каптырма һ.б.ны). – Бетәр әле, кайгырма! – Фатыйма халат төймәләрен каптырмакчы иде, ләкин бик борчылган ир хатынының бөтен җирен тикшереп чыкмыйча туктамады. Ф.Яруллин. Үзе --- тунны кулына алды, тиз генә өстенә элеп, төймәләрен дә каптырып тормыйча, урамга атылды. Р.Габделхакова 2) сөйл. Кармак белән балык тоту. Кайвакыт ул көне буена югалып тора, димәк, ул инде балык каптыру белән мавыга. Р.Мостафин. Бу вакытта инде авыз ачып тормаска, балыкны каптырып, тартып чыгарырга кирәк. Ә.Сәлах. Яңгыр ява башлаганда, Әнвәр яшьтәш дуслары Фәрит, Газизҗан, Әмир, Фирдүсләр белән Актайның комлы яры буенда балык каптырып утыра иде. Ә.Хәсәнов 3) күч. Тоту, яшеренеп йөргән кешене эләктерү, кулга алу. «Әгәр мин бу банданы каптырмасам, иңемдәге старшина погоннарын үзем үк йолкып атып, милициядән китәчәкмен», – диде ул. Ф.Яруллин. Тагын эләгә бичара, каптыралар тегене... А.Гыйләҗев 4) күч. Яшерен эшне ачу, билгесез әйберне ачыклау, кемнеңдер серен алу. – Ай-яй, җиңел генә каптырмакчы, кабахәт! – Халитовның йөзе каралып чыкты. – Барысын да үз кубызына биетмәкче. Р.Мирхәйдәров. Иң яхшысы: бозыклык эшендә Мәймүнәнең үзен каптыру һәм ире белән араларын бозу, дөресрәге, кыек эшләреңне иреңә җиткерәм дип өркетеп торып, Арыслангалине курыкмыйча бүлешү. З.Хөснияр Каптыра башлау Каптырырга тотыну. Мин гел дөньямны онытып, балык каптыра башладым. Идел Каптырып алу Кыска вакыт эчендә, тиз генә каптыру. Ятьмә корылган... Кемнедер каптырып алырга әзерләнгәннәр! А.Гыйләҗев. Әйтер, әйтер, хәзер әйттерәбез аны дип уйлап бетердем дә, уйлаганны эшләргә дә кирәк бит инде: Барыйның муеныннан каптырып алып, башын җиргә таба бөктем. З.Хөснетдинов. Айгырны каптырып алса, аңа сикереп кенә менмәкче дә аннары безгә койрык күрсәтмәкче. В.Имамов Каптырып бетерү Барысын да каптыру Каптырып кую Каптырган хәлдә калдыру. Табаны төшеп калмасын өчен, кәгазь эләктерә торган скрипкәләр белән каптырып куйдым. М.Галиев. Колхоз рәисе Мәүлә абый өстәл өстендәге кәгазьләрен җыеп, йомшарып беткән кыр сумкасына салды, челт итеп йозагын каптырып куйды да, янәшәдәге урындык өстеннән фуражкасын алып, сумкасына каплады. Л.Ихсанова Каптырып тору Сөйләгән моментта каптыру; каптыру белән мәшгуль булу. Әлеге чөгәләрне, астан чумып, аның кармагына каптырып торырбыз. Р.Батулла. Келәне каптырып тормадым, өйгә кереп киттем. Н.Фәттах Каптырып чыгу Һәрберсен берәм-берәм каптыру |