КАПТЫРУ I ф. 1) Кабарга бирү. Мәдинәсенең аңа эчермәгән үләне, каптырмаган җиләге, авыз иттермәгән азыгы калмады. А.Хәлим. Әй, ипподром аты атмыни ул?! Аларны укол кадап, витамин каптырып үстерәләр бит. Ф.Яруллин 2) Ашарга бирү, бераз гына ашату. Бер генә кулда булу, Мөнирҗанның авызыннан өзеп икмәк каптырулары, какмавы-сукмавы, бик тәҗел чакларда чыбыркысын офыкта нәҗагай урынына ялтыратып кына алулары Күк биянең хәлен күпкә яхшырткан иде. Н.Әхмәдиев. – Болар – узган ел туган чәүкәләр, – диде ул, аларга ипи катысы каптырып. З.Фәйзуллин Каптыра башлау Каптырырга тотыну. Имидән аеру дигәннән, ике балага Фәүзиянең күкрәк сөте җитмәгәч, базлап елаган Илүсәгә, тынычландырыр өчен генә булса да, Мәрхәбә карчык үз имиен каптыра башлады. Ф.Дәүләтгәрәева. Минем әни балага ике ай булу белән күк җиләк каптыра башлады… Безнең гәҗит Каптырып алу Тиз генәһәмаз гына каптыру. Хәле әйбәтләнмәсә, дару каптырып алырга кирәк булыр ---. Казан утлары Каптырып бетерү Барысын да каптыру. Алып кайтканнарын каптырып бетергәч, кош кабат китә. Казан утлары Каптырып кую Тиз генә каптыру. Мин нәрсә дә булса уйлап өлгергәнче, авызыма тәмәке каптырып та куйдылар. М.Кәбиров. Кулларына уенчык тоттырып, авызларына имезлек каптырып куярга гына кала. Шәһри Казан Каптырып тору Бертуктаусыз каптыру; сөйләү моментында каптыру. Өйгә керсәк, Маһруй әби генә Нәсимәнең башын тотып, чәшкә белән чәй каптырып тора иде. Ш.Маннапов. Айдар үзенең дустына ипи сыныгы каптырып тора иде. Г.Гыйльманов Каптырып чыгу Барысына да каптыру. Бал белән он, майны болгатып пешерә дә, кунак ашы дип, кеше саен шуны каптырып чыга. Ф.Баязитова. Тансык аңа бу сөт. Сәхәпкә эчергәч, башкаларга да каптырып чык, зыянга булмас. Г.Гыйльманов |