КАПТЫРМАЛЫ с. 1) Каптырмасы булган, каптырма белән эләктерелә, ябыла торган. Егет исә шәһәрчәрәк: өстендә аның эре шакмаклы «молния» каптырмалы күлмәк, балаклары бөрмәле күк шаровар, аягында «тапочка» дип йөртелгән резин чүәк ---. Ә.Еники. Күптән, бик күптән чормаңда тузан җыеп яткан гармунның каптырмалы путасы шартлап өзелә дә, күреге бар кодрәтенә тартыла… К.Кәримов. Төргәк-төргәк калын кулъязмалар, чөй язулы таш такталар, җиз дисбеләр, көмеш каптырмалы, тышлары асыл ташлар илә бизәлгән китаплар – барысы да якты көннәр килгәнчегә кадәр ышанычлы урында сакланыр. Ф.Латыйфи

2) этн. Сәке такталарының берничәсен алып, сәке кысасына гына эләктереп җайлана торган (стан тур.). Зәкия апаларның каптырмалы станнарын уллары музейга тапшырган икән. Шәһри Казан. --- музейдагы каптырмалы стан янында фотога да төштек. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә