КАПТЫРМАЛА’У ф. Каптырманы эләктерү. Андый кечкенә сәдәфләрне каптырмалау үзе үк күпме вакытымны ала иде әле. Г.Шәрифуллина Каптырмалап алу Кыска вакыт эчендә каптырмалау. Туфлиләремне каптырмалап алдым да йөгердем урамга. Ялкын Каптырмалап бетерү Барысын да, тулысынча каптырмалау. Үтүкләп, барлык төймәләрен каптырмалап бетергәч, әнинең күлмәкләрен алгы яктагы шкафка элеп куйдым. Г.Сафина Каптырмалап кую Каптырмаланган хәлгә китерү. Күлмәк төймәләрен каптырмалап кую |