КАПТЫРМА и. Кием һ.б. нәрсәләрдә эләктерү, каптыру өчен хезмәт итә торган җайланма. Ул өстендәге вельвет курткасына кадап куелган миниатюр Әмрикә туграсының каптырмасын ычкындырды һәм аны кызчыкның күлмәк якасына эләктереп куйды. А.Хәлим. Бермәлгә кызыкайның күзенә тәти каптырмалар, алкалар булып күренде ул күбәләкләр... Г.Якупова. Әтисенең өстендә каптырмасыз юка камзул, чүпрәк кәпәч, ә инде улының башында касмаклана төшкән иске кара кәләпүш. Р.Низамиев |