КАПТЫРГЫЧ и. Төрле нәрсәләрне кыстыру, эләктерү, беркетү өчен хезмәт итә торган җайланма. Кара сызыклы ачык коңгырт костюмы, керсез ак күлмәге, алсу галстугындагы каптыргычта җемелдәгән асылташ, --- ялт итеп торган көрән штиблетлар – болар барысы да затлы картинаның бик тә кыйммәтле кысасы шикелле иде. М.Маликова. Кыз ашыкмыйча гына (сокланып үзәге өзелсен әле, дигәндер, валлаһи!) ак, нәфис куллары белән чәчләрен артка җыеп, аларны тарак сыман каптыргыч белән (аның берәр исеме бардыр инде, тик Гафиулла белми генә) эләктереп куя. Ә.Сафиуллин. Эре сәдәфләрен Миргаяз нечкә бакыр чыбык белән тегеп куйган. Аягында ботинкага охшаган иске нәрсә, бәйли торган бавы да, каптыргычы да юк. Ф.Садриев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә