КАПТЕНА’РМУС и. фр. иск. Армиядә: азык-төлек, кием-салым, коралларны саклау һәм бирү өчен җаваплы кеше. Каптенармус азык алырга барырга кеше эзләп йөри иде, мин «теләп барам» дидем. А.Таһиров. Әйе, мин писер дә булдым, старшина да, каптенармус та. Г.Бәширов. [Нургали:] Бездә бер сәүдәгәр малае каптенармус булып хезмәт итә, шуңа әйтеп карасак. Т.Гыйззәт |